Мәкаль-энҗе бөртеге кебек, үтә җыйнак жанр

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Анда бер генә артык сүз дә очрамый. Мәкаль-халык авыз иҗатының аеруча күп санлы, һәркемгә таныш борынгыдан килгән һәм хәзер дә актив рәвештә иҗат ителә торган жанры. Аны берәү дә махсус искә төшереп утырмый. Мәкальләр, сөйләм сүзләре кебек, хәтергә кереп урнашалар һәм аралашканда кирәк урында үзләрен тиз генә сиздерәләр. Кеше үзенең мәкаль әйтүен сизми дә кала. Һәр халыкның мәкале үзенчә. Менә шулардан мәкальнең иң зур күпчелеге һәр халыкның үз иҗтимагый-тарихи тормыш тәҗрибәләреннән һәм ышануларыннан, аның үз теленең иҗат һәм сурәтләмә мөмкинлекләренә таянып барлыкка килгәнлеге аңлашыла.

Халык авыз иҗаты турында мәгълүмәт бирү максатыннан  22 гыйнвар  көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  «Татар халык мәкальләре  — күңел байлыгы»  дип исемләнгән  мәкальләр  кичәсе үткәрделәр. Чарада берләшмәгә йөрүче укучылар катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International