“Милли мөхит һәм милләт язмышы”.

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

24 нче гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсендә фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның  атказанган фән эшлеклесе, районыбызның Олы Кибәхуҗа авылында туып үскән Яхъя Габдулла улы Абдуллинның тууына 105 ел һәм тумышы белән Югары Кибәхуҗа авылыннан булган язучыбыз, тәрҗемәче Мәхмүт Максудның тууына 125 ел тулу уңаеннан  “Милли мөхит һәм милләт язмышы” дип исемләнгән әдәби уку үткәрелде. Әлеге очрашуда Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Сәет улы Гыйниятуллин, Җөмһүриятебезнең Төньяк төбәге казые, Теләче районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, журналист, галим, филология фәннәре докторы, профессор, Казан(Идел буе) федераль университетының Социаль – фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви бәйләнешләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Заһит улы Гарифуллин, шулай ук районыбыз җитәкчеләре, китапханәчеләр, укытучылар һәм укучылар катнашты. Чара барышында гармунчылар чыгышы, Махмуд Максуд һәм Яхъя Абдуллинның  тормыш һәм иҗат юлын яктырткан вакыйгалар искә алынды, шигырьләре, әсәрләрдән өзекләр укылды, презентация күрсәтелде. Шулай ук китапханәнең уку залында “Милләт бакчасының асыл затлары” дип исемләнгән  китап  күргәзмәсе дә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International