“Ватан сугышы – әдәбият көзгесендә”

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Илебезнең барлык халыклары белән бергә авыр көрәштә татар язучылары да катнаштылар; язучы, шагыйрь, журналист буларак фронт газеталарында хезмәт иттеләр; кулларына корал алып, алгы сызыкларда сугыштылар; ялкынлы сүз белән җиңүгә ярдәм иттеләр. Әдәбият Җиңүгә ышанычны ныгытуга зур иҗат ялкыны белән хезмәт итте. Сугыш чоры шартларының чиксез авырлыкларына карамастан, ут эчендә, дошман пулялары астында татар поэзиясе яңа баскычка күтәрелде. Бу, барыннан да элек, патриотизм тойгысының чиксез тирәнәюендә күренде. Балаларда батырлык тәрбияләү максатыннан Күкчә авылы клубында китапханә белән берлектә “Ватан сугышы – әдәбият көзгесендә” дип исемләнгән сугыш чорын тасфирлап язган язучыларның әсәрләре белән танышу булып узды.Чарада балаларга мәдәният хезмәткәрләре шушы чорда язылган шигырьләрне, хикәяләрне кычкырып укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International