27 гыйнвар - Ленинград блокадасының тулысынча өзелү көне. Бу көн уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә укучылар өчен «Баш имәс Ленинград» дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Чара барышында балалар «Ленинградның бөек батырлыгы» дигән слайд-презентация ярдәмендә Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградның 900 көнлек оборонасында ленинградлыларның батырлыгы, ныклыгы һәм патриотизмы турында белделәр. Китапханәче кешеләргә яшәргә ярдәм иткән «тормыш юлы», блокадада бөтен гаиләсен югалткан Ленинград кызы Таня Савичеваның көндәлеге, авыр һәм ач сугыш чоры, кайчагында бердәнбер ризык нибары 125 граммлы ипи кисәгенең кадере турында сөйләде.