27 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне.

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Бу истәлекле дата уңаеннан китапханәдә «Бу хакта һәркем белергә тиеш» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче «холокост» сүзенең әһәмияте турында сөйләде һәм катнашучыларны Саласпилс, Бухенвальд, Майданек, Бабий Яр, Хатыньнар белән таныштырды. Укучылар, фашистларның гамәлләрен гаепләп, әлеге куркыныч фаҗигагә карата үз карашларын белдерделәр. Чара ахырында катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International