Ул 2005 елның 1 ноябрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан куелган. -27 гыйнварда бөтен планета халкы Холокост газап чигүчеләрен искә ала: исән калганнарны хөрмәт итәләр һәм һәлак булганнар өчен кайгыралар. Шул уңайдан 26 январь көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл халкы һәм яшьләре белән презентация ярдәмендә әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында сораулар җаваплар алынды. - Ни өчен без ул еллардагы вакыйгаларны искә төшерәбез? Әңгәмә азагында Аннаның сугыш елларында яһүдләрнең тормышы турындагы 2 көндәлек язмасы укылды.