Холокост-тарихның иң фаҗигале битләренең берсе.

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Документлар буенча төрле милләтләрдән булган 6 миллионга якын тоткын һәлак булган. Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көнен дөнья 27 гыйнварда билгеләп үтә. Әлеге дата кысаларында Теләче үзәк китапханәсендә «Холокост: тарих, хәтер, язмыш»исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Холокост корбаннары истәлегенә багышланган күргәзмәдә укучылар Холокост фаҗигасе тарихы белән танышачак, үлем лагерьларында халыкларны кырып бетерү, фашизмның күпсанлы корбаннары турында беләчәк. Биредә икенче бөтендөнья сугышы вакыйгалары турында материал гына түгел, үлем лагерьларының чәнечкеле тимер чыбыгы артында фашистларның коточкыч явызлыклары турында матур әдәбият та тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International