«Ленинград блокадасы язмышы»

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

27 гыйнвар көнне район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Ленинград блокадасы язмышы» дигән батырлык сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы елларында ленинградлыларның үлемсез батырлыгы турында сөйләде. Һавада очкан рәхимсез бомбардировкалар да, артиллерия утлары да, үлем куркынычы да аларның патриотик рухын сындырмаган.

Камалышта калган шәһәрне тугыз йөз көн буена саклау-ул хәзерге заман кешесендә гаҗәпләнү һәм соклану уята торган һәм киләчәк буыннар хәтерендә мәңгегә калачак легендар батырлык һәм каһарманлык үрнәге.

Ахырда актлар залында балалар өчен документаль фильмнардан өзекләр күрсәтелде, коточкыч сынауларда да ышанычларын югалтмаган камалышта калганнарның көндәлекләреннән өзекләр укылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International