Бу көнне 1944 елда Ленинград шәһәре блокадасы алына. Фашистлар Мәскәү – Россиянең йөрәге, ә Ленинград-аның җаны, диделәр. Кеше җансыз яши алмаган кебек, Ленинградтан мәхрүм калгач, ил дә үзенең сугышчан рухын югалтачак. Шуңа күрә төп ударларның берсен алар Ленинградны җир йөзеннән юкка чыгару максаты белән Ленинградка юнәлттеләр. Фашистлар шәһәргә якын юлга чыгалар, Ленинградны бөтен илдән аерып алалар. Блокада башланды. Ленинградның дәһшәтле көннәре башлана. Нәрсә ул блокада? Бу шәһәрне камау боҗрасы, шәһәргә азык-төлек килми башлый. Утны, җылылыкны, суны сүндерделәр... кыш җитә...коточкыч, авыр блокада көннәре 900 көн яки 2,5 ел диярлек дәвам итә. 26 январь көнне укучыларны әлеге тарих белән таныштыру максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите» дигән исем белән патриотизм сәгате үткәрделәр. Алар катнашучыларга кыскача бу көн турында сөйләделәр.