27 гыйнвар — илебез тарихында үзенчәлекле дата.

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Бу көнне 1944 елда Ленинград блокадасы өзелә, ул 900 көн һәм төн дәвам итә. Бу тарихи датага 25 гыйнвар көнне Шармаш авыл китапханәсендә «Навеки в памяти народной непокоренный Ленинград» дигән тарих сәгате үткәрелде. Укучылар сугышның иң героик битләре — оборона һәм Ленинград блокадасын бетерү, камалышта калган шәһәр халкы, шул исәптән балалар өлешенә төшкән авыр сынаулар турында белделәр. Шулай ук унбер яшьлек укучы Таня Савичеваның көндәлеге турында да искә төшерделәр. Блокадачыларның икмәк нормасы, ул вакытта ипи карточкаларының нәрсә аңлатуы турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International