27 гыйнварда Бөек Ватан сугышы тарихында иң мөһим истәлекле даталарның берсе-Совет гаскәрләре тарафыннан Ленинградны немец-фашист гаскәрләре блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә. Ул 872 көн дәвам итә. Әлеге тарихи көн уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә “Ленинград блокадасы... Ул еллар һич онытылмас" дигән батырлык дәресе үткәрелде...Катнашучылар кечкенә ленинградлыларның, якыннарын югалтып, ачлыктан һәм салкыннан үлеп, өлкәннәргә ярдәм итәргә тырышуларын: баррикадалар төзүләрен, немецларны күзәтүләрен, заводларда эшләүләрен, оборона ныгытмалары төзүләрен, яралыларны карауларын белделәр. Укучыларга якташыбыз А.Б. Камаловның Ленинград сугышындагы батырлыгы турындагы хикәя кызыклы булды. Әхәт абый танкист булган. Блокаданы тулысынча бетергәнче шәһәрне саклаган.
Чара барышында балалар фашизмны җиңүнең нинди бәя белән ирешелгәнен аңладылар һәм бу сугышларның беркайчан да кабатланмавын теләделәр.