27 гыйнвар-илебез тарихында үзенчәлекле дата.

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелгән көн һәм Хлолокост корбаннарын искә алу көне. Бу тарихи датага Алан авыл китапханәсендә патриотик сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларга илебез тарихында тирән эз калдырган, халкыбыз җилкәсенә төшкән авыр сынаулар турында сөйләде, кечкенә кыз Таня Савичеваның көндәлегендәге язмалар белән таныштырды.  Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Патриотик чара бер минут тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International