27 гыйнвар илебез тарихында мөһим дата — Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә.

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

27 гыйнвар илебез тарихында мөһим дата — Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә.

Ленинград шәһәре халкының батырлыгы  какшамас ихтыяр үрнәге булды. 872 көн дәвам иткән тарих 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград-Новгород операциясе барышында тәмамлана.

Әлеге истәлекле дата алдыннан тәрбия буенча директорлар киңәшчеләре мәктәп активлары белән берлектә «Өмет чаткысы»интерактив материалын кулланып, тематик класс сәгатләре үткәрделәр. Шулай ук алар «Йөрәктән – йөрәккә» һәм «Хәтер тасмасы» акцияләрендә катнаштылар, анда балалар геройларны һәм Ленинград халкы тарихын искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International