2025 елның 27 гыйнварында Россия Бөек Ватан сугышы тарихында иң мөһим даталарның берсе-Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 81 ел тулуны билгеләп үтә.

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Истәлекле датага карата Сауш авыл китапханәсендә «Бирешмәгән Ленинград» темасы белән китап күргәзмәсе   тәкъдим ителде. Күргәзмәгә куелган китаплар ярдәмендә китап укучылар илебез халкының Ленинград шәһәрен  ничек саклаулары, ул дәһшәтле блокада көннәрендә һәлак булган һәм могҗизалы рәвештә исән калган кешеләрнең язмышылары  турында тарихи-документаль әдәбият һәм әдәби әсәрләрне укып  таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International