23нче гыйнвар көнне Сауш авыл китапханәсендә «Татарстан яшьләре» газетасы басыла башлауга 105 ел тулу уңаеннан “105 яшьлек япь – яшь газета” дигән темага күзәтү үткәрелде. Әлеге басманың юбилее-журналистика өчен генә түгел, бөтен татар милләте, мәдәнияте өчен дә әһәмиятле вакыйга. Газета чыгу дәверендә берничә тапкыр исемен һәм форматын үзгәртә, ләкин үз укучылары өчен һәрвакыт кызыклы һәм файдалы булып кала алган газета ул. Чарада катнашучыларга газетаның бай тарихы тәкъдим ителде, Катнашучылар “Татарстан яшьләре” газетасын буген дә яратып укулары, анда чыккан мәкаләләр турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. “Татарстан яшьләре” газетасы үзенең тиражын югалтмыйча, дәвамлы басма булып калса иде дигән фикерләрен әйттеләр.