Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә, янәдән, «Ярдәм янәшә» акциясенә кушылды.

2025 елның 1 феврале, шимбә

Әлеге авылның хатын-кызлары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен, авыл клубына җыелып, токмач кисте.

Мондый акцияләргә һәркем йөрәк кушуы буенча килә. Бүгенге көндә туган яктан читтә булган хәрбиләр токмач ашын аеруча сагына. Туган як җылысы кергән ризык аларны сөендерсен, дигән теләктә игелекле йөрәкле апалар.

Барыбызның да теләге бер — хәрбиләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсын иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International