Быел без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан 29 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “2025 ел – Ватанны саклаучылар елы” дип исемләнгән тематик күргәзмә ясалды. Күргәзмәгә геройлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә, Ватаныбыз өчен төрле тарихи чорларда сугышкан ата-бабаларыбызның батырлыклары истәлегенә багышланган китаплар, фото альбомнарга урын бирелде. Китап укучылар әлеге күргәзмә белән ел дәвамында таныша алачак.