«СВО солдатына посылка» хәйрия акциясе

2025 елның 1 феврале, шимбә

Акциянең максаты: Украинадагы махсус операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның бердәмлеген күрсәтү . Ата-аналар һәм балалар конфетлар, печенье, чәй, кофе, тастымаллар, йон оекбашлар  алып килделөр. Туган йортыннан еракта булган солдатка якташларыннан посылка алу, аны көтүләрен, уйлауларын, борчылуларын, тизрәк кайтарырга теләүләрен белү бик күңелле. Без яклаучыларыбызның безнең ярдәмне тоюларын телибез! Әлеге акциядә катнашып, балаларыбыз үзләрен илебезнең чын патриотлары итеп хис иттеләр, алар сугышчыларыбызның рухын күтәрүдә зур булмаган, ләкин бик мөһим өлеш керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International