31 гыйнвар көнне район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчен «Каюм Насыйри - педагог, тәрҗәмәче, фольклорчы» дигән китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү оештырылды. Күргәзмәгә язучының авыр тормыш юлы турында сөйләүче, үз чорының күренекле вәкилләреннән берсенең шәхесен һәм иҗатын ачучы китаплар һәм язмалар куелды. Каюм Насыйри-мәгърифәтче галим, язучы, педагог, тарихчы-этнограф, тел белгече дә. Китап укучылар аның язучы, һөнәрче буларак биографиясе, күпкырлы таланты һәм иҗаты белән таныштылар.