Китапның юбилее-яраткан авторларның әсәрләрен тагын бер кат укып чыгу өчен менә дигән сәбәп. Һәр китапның үз характеры, үз язмышы, укучыга үз юлы. Бу китапларны кабат алып укыйсы, яраткан геройларыбызны искә төшерәсе, дусларыбызга сөйлисе килә!
Күргәзмәдә чит ил авторларының: Г.Маркесның «100 лет одиночества», Т. Драйзер «Американская трагедия», Фицджеральд Ф. С. «Великий Гэтсби», Верн Ж. «Тайнственный остров», рус һәм совет язучылары һәм шагыйрьләре: А. Б. Чаковскийның «Блокада», М. Булгаковның «Собачье сердце», Гладков Ф.В “Цемент”, М. Горькийның “Дело Артамоновых”, С.Есенин “Анна Снегин”, Шолохов М.А. “Нахаленок”, А.Толстой “Царь Борис”, А. С. Пушкинның “Борис Годунов” әсәрләре урын алган. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларның һәркайсы аерым игътибарга лаек, мәдәният һәм әдәбият өчен чын мәгънәсендә кыйммәтле. Әлеге китапларны яңадан беркат уку, әдәби геройларны искә төшерү өчен китапханәдә көтеп калабыз.