1нче февраль көнне Урта Мишә авылы китапханәсе клуб белән бергә Сталинград сугышында җиңүгә багышлап, «Хәлиткеч Сталинград сугышы» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде. Бөек Ватан сугышы тарихында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышы тарихында тамырдан борылыш булган әлеге сугыш совет халкының каһарманлык үрнәге булып тора. Чара ахырында Сталинград сугышы турындагы “Сталинград сугышы: 200 көн һәм төн” дигән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Катнашучылар Сталинград сугышы турында кыскача мәгълумат алдылар.