2нче февральдә илебез Россиянең иң мөһим хәрби дан көнен — Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенә 82 ел тулуны билгеләп үтә. Сталинград сугышы-совет сугышчыларының патриотизмы һәм массакүләм батырлыгы турында иң ачык дәлилләрнең берсе. Сталинград-герой шәһәр, батыр һәм кыю кешеләр шәһәре. Шуңа күрә сугыш турындагы хәтер кешеләрнең күңелләрендә мәңгегә сакланып калды. Сталинградны саклаучыларның батырлыгы тарих битләрендә мәңге балкып торачак. Әлеге истәлекле дата уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә, “ Дәһшәтле Сталинград сугышы” дигән батырлык дәресе үткәрелде. Әлеге чараның максаты үз илеңнең тарихын яхшырак белергә ярдәм итү һәм Җирдә тынычлык яулаган кешеләргә мәңге рәхмәтле булу.