Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасында бүлеге, Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының төньяк территориаль идарәсе һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» тыюлыгы белән берлектә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары балалары арасында экологик теманы яктырткан “IV Сәнгать аша –яшеллек иленә” республикакүләм бәйге игълан ителгән иде.
Шушы бәйгедә безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан тәрбиячеләр дә катнашты һәм Минһаҗева Г.Р., Хуҗина Р.Г. 2 дәрәҗәле дипломга лаек булдылар, коллегаларыбызны котлыйбыз!