1 февральдә Алан авылы китапханәсендә, «Сталинград сугышы һәрчак хәтердә” исемле тарих сәгате үткәрелде.

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Илебез тарихында алтын хәрефләр белән мәңгегә язылган даталар бар. Аларның берсе-Сталинград сугышы, кешелек тарихындагы иң дәһшәтлесе, ул 200 көн һәм төн дәвам итә. Чарада катнашучылар сугыш елларының тарихи фактлары белән якыннан таныштылар, «Сталинград өчен сугыш» презентациясе ярдәмендә ерак сугыш чоры вакыйгаларын үз күзләре белән күрделәр.  Алар өчен, атаклы «Павлов йорты» сакчылары турындагы хикәя каһарманлык һәм батырлык үрнәге булды. Шулай ук, яшьләр белән татар әдәбиятының илебездәге хәлиткеч вакыйгаларга дан җырлаган әсәрләрен укып, фикер алыштык.Чара ахырында һәрбер бала үзенең фикерен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International