Айдар авылы китапханәсе Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизаннарның һәм подпольщикларның батырлыгына багышланган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» VIII Бөтенроссия акциясенә кушылды. Сугыш, аның геройлары турындагы истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар ярдәм итә. 2 февраль көнне китапханәче Фаляхова А.Г. кычкырып уку сәгате үткәрде. Бөек Ватан сугышы елларында разведчиклар эшчәнлеге, фашистларны тар – мар итүдә партизан хәрәкәтенең роле, медальнең барлыкка килү тарихы, беренче бүләкләнгән герой-партизаннар, герой пионерлар: Зина Портнова, Александр Чекалин, Марат Казей, Леня Голиков, Валя Котик, Володя Дубинин кебек яшь партизаннарның батырлыгы, аларның җиңүгә ышанычы һәм Җиңү көнен якынайтуга керткән өлеше турында сөйләде.