Сугыш… Фашист… Үлем…

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

Әлеге кыска гына сүзләрне ишеткәч, күңелне курку хисе биләп ала, йөрәк сыкрап куя. Без, яшь буын, әлеге сүзләрнең тирән мәгънәсен, бәлки, аңлап та бетермибездер. Ә ерак әби-бабаларыбыз – әлеге афәтне үз күзләре белән күреп, үз җилкәләрендә татыган шәхесләр. Кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра, җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Йөрәк яраларыннан әле дә кан саркып тора.

Тарихта булган мондый дәһшәтне безнең һич кенә дә онытырга хакыбыз юк. Бүгенге заман баласына әлеге афәт хакында сөйләп аңлату, әби-бабаларыбыз күрсәткән батырлыкларны искә төшерү, тынычлык төшенчәсен күңелләренә сеңдерү һәм туган илгә карата ярату хисләрен тәрбияләү – безнең изге бурычыбыз.

Баландыш авыл китапханәсендә Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 80 еллыгына багышланган «Онытырга һич юк  хакыбыз !» дип аталган күргәзмә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International