4нче февраль көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан “Каюм Насыйри – мәгърифәтче, галим, телче, тарихчы, этнограф, язучы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелып, күзәтү үткәрелде. 1860 елдан башлап ярты гасыр дәвамында гаять нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле була. Күргәзмәгә Каюм Насыйриның тормышы, иҗаты, эшчәнлеген чагылдырган китаплар, газета-журнал битләрендәге материаллар куелды.