Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә.
Моннан 82 ел элек – 1943 елның 2 февралендә Сталинград янында 200 көн дәвам иткән тарихта тиңе булмаган сугыш совет гаскәрләренең зур җиңүе белән тәмамлана. Шушы зур тарихи вакыйга уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә "Сталинградның мәңгелек уты" дип исемләнгән патриотик сәгать уздырылды. Мәдәният хезмәткәрләре Сталинград шәһәре өчен барган сугыш турында сөйләделәр. Сталинград сугышы турындагы китапларга күзәтү үткәрелде. Соңыннан укучылар сугышта булган әби һәм бабайларын искә алдылар.