Шуңа күрә дә аның музеена бу айда экскурсиягә килүчеләр бихисап. 4 февраль көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары, татар теле укытучысы Хәйретдинова Язилә Рәфкать кызы җитәкчелегендә, музейга килделәр. Алар белән ”Фатих Хөсни-кабатланмас шәхес“ дигән исем астында экскурсия үздырылды. Китапханәче аларны язучының тормыш юлы, иҗат җимешләре һәм музейдагы экспонатлар белән таныштырды. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.