Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Урта Мишә авыл китапханәсе «200 минут уку: Сталинградка багышлана» дигән VIII Бөтенроссия акциясендә катнашты һәм диплом белән бүләкләнде. Акция кысаларында Юрий Бондаревның «Горячий снег» ("Ялкынлы кар") романыннан өзекләр кычкырып укылды.