Шәдке авыл китапханәсе укучылары «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз " акциясендә катнашты.

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Акция Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчиклары, партизаннарының батырлыгына багышлана һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана.  Барлык катнашучылар бер минут тынлык белән сугышта һәлак булганнарны искә алдылар. Фашистлар Германиясенә каршы сугыш вакыйгалары турындагы әңгәмә аша балалар әдәби әсәрләр белән таныштылар. Кычкырып уку өчен китапханәче Валентин Катаевның “Полк улы» повестеннан мавыктыргыч өзек әзерләде. Бу вакыйгалар укучыларны сугыш еллары турында аңларга этәргеч бирә.  Балалар әсәр геройлары белән тирәнтен таныштылар. Бу повестьны уку очраклы гына сайланмаган, без аның геройлары балаларыбызда күңелне нечкәртерлек, теләктәшлек, риясызлык, ярдәм, сабырлык кебек сыйфатларны күрсәтергә ярдәм итәрләр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International