Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80-еллыгы уңаеннан Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә тыл ветераннарына юбилей медальләре һәм күчтәнәчләр тапшырылды.

2025 елның 7 феврале, җомга

Бу чарада Казаклар авылы китапханәчесе Рахматуллина А.А. да катнашты. Тыл ветераннарына карата котлау сүзләре яңгырады, укучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

Авылыбызда тыл ветераннары санаулы гына калып бара.  Алар фашизмны уртак җиңүгә зур өлеш керттеләр. Сугыш елларында алар тылда окоп казыганнар, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгәннәр. Аларның фидакарь хезмәтләре - яшьләр өчен менә дигән үрнәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International