Бу юлы да берләшмәләргә йөрүчеләр белән “Туган як сыйлары хәрбиләрнең күңелен җылытсын! " акциясен оештырдылар һәм хәрби операция зонасында булган солдатлар өчен өй токмачлары кистеләр. Алар өй ашы сугышчыларыбызга көч һәм оптимизм өстәсен өчен үзләренең хезмәтләренә бөтен күңел җылысын һәм игелекле хисләрен салдылар. Ватаннан еракта безнең сугышчылар өчен посылка күңелле сюрприз булачак. Ватанны саклаучылар елы һәм якынлашып килүче 23 февраль- ир- егетләр бәйрәме уңаеннан да әлеге ризыкларыбыз хәрби хезмәттәгеләргә бәйрәм күчтәнәче булып барып ирешсен!