7 февральдә Татарстан Республикасының гербын кабул ителгән көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсе «Минем Республикам символлары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында китап укучылар безнең күпмилләтле республикабызның тарихы белән танышты. ТР символларының берсе – герб турында мәгълүматка аерым игътибар бирелде: аның тарихы, тасвирламасы һәм әһәмияте турында аңлатылды. Чара ахырында катнашучылар «Татарстан Республикасы» дигән презентация карадылар һәм «Яраткан республикам» викторинасында катнаштылар.