Ул киң укучылар даирәсенә исәпләнгән, анда Татарстан Республикасының төп символларының берсе Герб турында материаллар белән танышырга мөмкин иде. Республикабызның Дәүләт Гербы 33 ел элек, 1992 елның 7 февралендә, Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан расланган. Төп символ - канатлы барс бүген Татарстаннан читтә дә билгеле! Татарстан Республикасы гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык кебек гомумкешелек кыйммәтләрен раслый.