Татарстан гербын кабул итү көне

2025 елның 7 феврале, җомга

  Татарстан гербын кабул итү көне - республикабызның рәсми рәвештә билгеләнгән истәлекле даталарының берсе, Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән 1992 елның 7 февралендә расланган. Татарстан гербы игелек , гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый. Шуларны балаларга аңлату максатыннан  7 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән «Республика символы артында тирән мәгънә тора» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International