Һәр елны 8 февраль - яшь герой-антифашистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә, чөнки дөньяның төрле илләрендә фашизмга каршы көрәштә катнашучы яшь геройлар нәкъ менә шул көнне һәлак булган. Шушы дата уңаеннан, Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Зур сугышның кечкенә геройлары» дигән патриотик сәгать уздырылды. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы елларында башкарылган батырлыклары өчен Ватанның иң югары бүләгенә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган малайлар һәм кызлар турында сөйләде. Укучылар үзләренең яшьтәшләре: Леня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей, Валя Котик һәм башка герой-пионерлар турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Балалар хәтерендә яшь герой-солдатларның исемнәре мәңгегә сакланып калыр дип ышанасы килә. Мондый дәресләр үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләүгә ярдәм итә, ил тарихы һәм узган сугыш вакыйгалары белән таныштыра, шәфкатьле, гадел булырга өйрәтә.