Балалар бу темага презентация карадылар һәм аның тарихы турында сөйләүче китаплар белән таныштылар. Китапханәче аларга Татарстан Республикасы символикасы һәм биредә күпмилләтле халыкның тату һәм дус яшәве турында сөйләде. Һәр милләтнең үз традицияләре, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте булуы аңлатылды. Балалар Татарстан гимнын тыңладылар, әләмне карадылар һәм символлардагы төсләрнең мәгънәсен искә төшерделәр. Балалар шулай ук шәһәрләрне һәм елгаларны искә алдылар, шагыйрьләрне, язучыларны, рәссамнарны һәм композиторларны атадылар. Чарага «Татарстан – туган йортыбыз» темасы белән китап күргәзмәсе куелып, күзәтү үткәрелде. Кичә ахырында илебездә дуслык булса – Ватан нык булыр дигән нәтиҗә ясалды.