8 февраль көнне Теләче урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары район балалар китапханәсендә кунакта булдылар.

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

Алар китапханә эшчәнлеге һәм аның фонды белән таныштылар. Балалар өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча «Юл кагыйдәләре мөһим! Юл кагыйдәләре кирәк!» дигән танып-белү дәресе үткәрелде. Китапханәдә кагыйдәләр, юл билгеләре һәм башка бик күп мөһим нәрсәләр турында сөйләштеләр. Ахырда бергәләп юлдагы куркынычсызлык һәм төрле ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга дигән темага видеоролик һәм мультфильмнар карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International