Әлеге чарада укучылар бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты, аның соңгы көннәре турында күп яңа мәгълүмат алдылар. Кичә дәвамында Пушкинның "Мороз и солнце, день чудесный", "Я помню чудное мгновенье…", "У Лукоморья дуб зеленый…" кебек танылган шигырьләре укылды.
Александр Сергеевич Пушкинның иҗаты һәр яшьтә дә кызыклы. Укучылар әдәби сәгатьтә яңадан игелек, гүзәллек һәм зирәклек белән сугарылган әсәрләргә мөрәҗәгать итә алдылар, яраткан юлларын искә төшерделәр. Чара ахырында "Его перо любовью дышит" дип аталган китап күргәзмәсе белән танышу узды.