Бу бүләк Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышканнарны һәм тылда эшләгәннәрне искә төшерү символы булып тора. Медальләр һәр ветеранга өйләрендә тапшырылды, медаль тапшыру тантанасы җылы, дустанә атмосферада узды. Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Гыйльван улы Фәтхуллин медальләрне ветераннарга тапшырган вакытта һәрберсенең тормышы һәм сәламәтлеге белән кызыксынды. Ул ветераннарыбызга зур рәхмәтен белдерде, аларга нык сәламәтлек теләде. Үз чиратында ветераннар яшь буынга сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләделәр, тапшырылган медальләр һәм күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт әйттеләр.