Халыкара китап бүләк итү көнендә кешеләр дуслары, туганнары һәм хәтта таныш булмаган кешеләр белән китап бүләкләре уртаклашалар, шулай ук китапларны китапханәләргә, балалар йортларына, мәктәпләргә, хәйрия оешмаларына тапшыралар

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

Акциянең төп идеясе – китапның элеккеге кебек үк яхшы бүләк булып калуын искә төшерү. "Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез" дигән темага багышланган очрашу 9 февраль көнне китапханәдә узды. Көн дәвамында китапханәгә бүләк итеп китаплар тапшырылды, бүләк итүчеләр арасында эшчеләр, хезмәткәрләр, пенсионерлар бар. Алар барысы да китапханә укучылары булып тора. Китапханәче укучыларга китап бүләк итү көне турында, бу бәйрәмнең ничек барлыкка килүе һәм китапның иң яхшы бүләк булуы турында сөйләде. Китапханәгә тапшырылган китаплар китап киштәләрендә үз урыннарын алачак һәм, һичшиксез, үз укучысын табачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International