Пушкинны рус шигъриятенең кояшы дип хаклы рәвештә атыйлар. Аның үлемсез иҗаты бөтен дөнья буйлап тугрылыклы җанатарлар тапты.
Әлеге дата кысаларында Балалар китапханәсендә «А.С. Пушкинны искә алу көне» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат белән таныштырдылар. Балалар шагыйрьнең балачагы, кечкенә Сашаның зур гаиләдә яшәве, акыллы бала булып үсүе һәм бик иртә — өч яшендә шигырьләр яза башлавы турында белделәр. Ә укуга мәхәббәтне аңа яраткан нянясы - Арина Родионовна тәрбияли. Ул бик күп әкиятләр белә һәм аларны матур итеп сөйли торган була. Шагыйрь күп кенә әдәби әсәрен үзенең яраткан нянясына багышлый.
Соңыннан балалар Пушкин әкиятләре дөньясына чумдылар. Балалар белән бергәләп авторның «Сказка о золотом петушке», «Сказка о царе Салтане…», «Сказка о мёртвой царевне и о семи богатырях», «Сказка о попе и о работнике его Балде», «Сказка о рыбаке и рыбке» кебек яраткан әкиятләрен искә төшерделәр.