«Ел укытучысы» номинациясендә безнең районны 2 педагог тәкъдим итте: Сәләхиева Гөлназ Рәиф кызы, Теләче муниципаль районы Үзәк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы, Галимханова Гөлназ Рәфкать кызы, Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы.
«Педагогик дебют» номинациясендә Үзәк урта мәктәбенең математика укытучысы Алексеев Артур Олегович катнашты.
Педагоглар ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр.
Нәтиҗәләр март аенда игълан ителәчәк.