2025 нче елның 10 нче февраленда Теләченең «Батыр» спорткомплексында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол турнирының муниципаль этабы булып узды. Ярышларда Теләче, Үзәк, Алан, Иске Җөри, Шәтке, Олы Мәтәскә, Олы Мишә урта мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар командалары катнашты.
Турнирны ачу тантанасында Теләче муниципаль районы Теләче муниципаль районы Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гиниятуллин Динар Сәет улы, мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна, балаларны сәламәтләндерү-белембирү (профильле) үзәге учреждениясе директоры Шайхутдинов Азат Рамазан улы катнашты.