Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе куелды. Берләшмәгә йорүче укучылар белән “Мин тормышны яратам” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Тормышны Фәнис Яруллин кадәр яраткан кеше булдымы икән? Әле аны яратып кына калмыйча, һәр ярасын, һәр сынавын сызланмый-сыкранмый кабул итеп, кешеләргә җылылык һәм матурлык та өләшә алучы йөрәк тагын кемдә генә бар икән?