Күп илләрдә яшүсмерләргә тәмәке тартуны тыя торган законнар кабул ителде. Сәламәтлек саклау министрлыгы кисәткәнчә, тәмәке тарту сәламәтлек өчен куркыныч, ләкин, шуңа да карамастан, галимнәр исәпләве буенча, дөньяда планета халкының өчтән бере яисә һәр өченче кеше тәмәке тарта. 11 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен алып бару теләге уяту, тәмәке тартуның кешенең эчке дөнясына һәм тышкы кыяфәтенә начар тәэсир итә торган зарарлы гадәт икәнлеген аңлауларына ирешү максатыннан «Тәмәке тартучыга нәрсә белергә кирәк» дип исемләнгән күргәзмә ясап куелды.