«Движение первых/ Алдынгылар хәрәкәте».

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

2023 елның 14 декабрендә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында Теләче муниципаль районы “Алдынгылар хәрәкәте»нең  җирле бүлекчә җитәкчесе Сабирова Алия Рафис кызы белән берлектә  мәктәпкәчә яшьтәге төркеме тәрбияләнүчеләребезнең "Алдынгылар хәрәкәт" енә керү тантанасы үткәрелде.  Балаларга квест-уен рәвешендә "Алдынгылар хәрәкәте"нең 12 юнәлеше тәкъдим ителде. Һәр юнәлештә балалар яңа белемнәр белделәр, биремнәрне команда белән башкардылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр. Әлеге чарада тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре катнашты, алар горурлык һәм ярату хисе белән уңай кәефне күтәрделәр! Квест-уен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга «Сәяхәт башлана»дигән эш дәфтәрен тапшыру һәм  "Алдынгылар хәрәкәте"нең флешмобы белән тәмамланды. Залда наз, игелек һәм мәхәббәт атмосферасы хөкем сөрде. Без һәр баланың уникаль сәләтләренә һәм ресурсларына ия булуларына ышанабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International