"Төшләремдә һаман сугыш күрәм”

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

15 февральдә Совет гаскәрләренең Әфганстан сугышыннан чыгарылуына 36 ел була. Әлеге уңайдан, 12 февраль көнне, Баландыш төп мәктәбе укучылары авылыбыз мәдәният йортында уткәрелгән "Төшләремдә һаман сугыш күрәм” дип исемләнгән очрашуда катнаштылар. Хәрби-патриотик чара барышында укучылар Әфган сугышы ветераннары өчен җырларның иң матурларын, биюләрнең иң дәртлеләрен башкардылар, шигырьләрнең дэ иң мәгънәлеләре укылды. Ватан алдындагы  хәрби бурычларын намус белән  үтәгән батыр йөрәкле авылдаш егетләребез белән без чиксез горурланабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International