«Каюм Насыйри - татар дөньясының якты йолдызы»

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

2025 елның 14 февралендә бөтен гомерен, бөтен талантын татар халкына багышлаган күренекле татар галиме, педагогы, мәгърифәтчесе, энциклопедисты, тарихчысы, этнографы, әдәбиятчысы, тел белгече Каюм Насыйрины тууына 200 ел тула. Каюм Насыйри үз халкын мәгърифәтле итү бурычын тормышка ашыра башлаган беренче татар галиме. Ул гомере буе татар теле өчен фәнни база булдыру, аны язу һәм әдәбият теле итү, аны башка телләр дәрәҗәсенә күтәрү өстендә эшли. 11-13 февраль көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә оештырылган "Каюм Насыйри-татар дөньясының якты йолдызы" исемле китап күргәзмәсендә  бөек мәгърифәтченең хезмәтләре, аның тормышы һәм эшчәнлеге турында вакытлы матбугат материаллары, китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук мәшһүр мәгърифәтченең юбилеена багышлап "Мәгърифәт мәгарәсенең хуҗасы" дигән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче чарада катнашучыларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәверендә матур әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия һәм фәннең башка тармаклары буенча кырыкка якын хезмәт бастырып чыгаруы турында мәгълүмат җиткерде. Чара азагында катнашучылар К.Насыйриның акыллы үгет-нәсихәтләрен тыңладылар һәм викторина сорауларына җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International